20 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда мохтаҗларга бушлай кием өләшү өчен яңа пункт ачыла
21 гыйнварда Татарстан башкаласында мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан кием һәм аяк киемнәрен бушлай өләшә торган яңа «Кеше приюты» пункты эшли башлый. Ул Халтурин урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
«Шундый традиция бар»: Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне котларга килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котларга килде.
-
МӨҺИМ
Уйлап төзү: төзелеш тармагының киләчәгенә фаразлар
Татарстан төзүчеләре кабат рекорд куйды: узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 3,5 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Тармакта 1 триллион сумлык эш башкарылган. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының коллегия утырышында төзүчеләрне ирешкән уңышлары белән федераль министр Ирек Фәйзуллин котлады. Утырышта төзелеш тармагының киләчәген дә фаразлап карадылар.
-
Яңалыклар
Чатларда гайбәт таратуның нәрсә белән янавын аңлаттылар
Күпфатирлы йорт чатлары яки ата-аналар чатларында таратылган нахаксызга гаепләүләр административ кына түгел, җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин. Юридик фәннәр докторы, Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта аңлатып үткән.
-
Җәмгыять
Авырып куркыту: Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә елга йомгак ясалды
Татарстанда яшәүчеләр җил чәчәге, корчаңгы, грипп, энтеровирус һәм эчәк инфекцияләре белән ешрак авырый башлаган. Ә менә бума ютәл (коклюш) һәм кызамык белән авыручылар саны кимегән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә елга йомгак ясадылар.
-
Яңалыклар
Татарстанда мошенник мәктәп хезмәткәрләрен акчасыз калдырган
Чистайда өстәмә белем бирү оешмасы хезмәткәрләре тикшерү булачагы турында телефон аша хәбәр ителгәннән соң мошенникка 46 мең сумнан артыграк акча күчергән. Полиция җинаять эше кузгаткан. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Мисыр һәм Һиндстанның эпидемиологик яктан куркыныч илләр рәтенә керүен әйттеләр
Мисыр Һиндстан, Марокко һәм Гамбия белән беррәттән туристлар өчен эпидемиологик яктан куркыныч иң югары булган илләр рәтенә керә. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко хәбәр итте, дип яза «NEWS.ru» сылтама белән «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Этең теркәлгәнме: ветеринарлар тикшерүгә чыкты
Билгеле булганча, узган ел Татарстанда этләрне терки башладылар. Әлеге вакытта республикада 60 мең йорт хайваны исәпкә алынган. Бүген исә ветеринарлар Казанның Горьки-Әмәт урманында этләрнең «Хорриот» системасына теркәлү-теркәлмәүләрен тикшерде.
-
Яңалыклар
30 ел укытучы балалар укыткан ханымга ярдәм кирәк
Алексеевсктагы бер мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын укыткан 51 яшьлек Ольга Гардиханова чит илдә авырып китә. Ул бирегә балалары белән гыйнвар башында ял итәргә килгән була.
-
Яңалыклар
Автоэксперт 2026 елда яңа автомобильләр сату артмаячагын әйтте
Россиядә яңа җиңел автомобильләр базары узган ел эчендә 20 процентка диярлек кимегән, һәм 2026 елда да сатулар үсешен көтәргә кирәкми. «За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков «Татар-информ»га шундый фикере белән уртаклашты.
-
Яңалыклар
Марат Хөснуллин: «Минтимер Шәймиев – минем өчен тәҗрибәле остаз»
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады.
-
Җәмгыять
Ышанып түлисе: быел бәяләр ике этапта артачак
Тарифлар халыкка да, бизнес өчен дә аңлаешлы булырга тиеш. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышында әнә шулай дип белдерде. Әлегә исә шунысы хак: быел бәяләр ике этапта артачак.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар.
-
Яңалыклар
Йөртүчеләргә парковка өчен түләүдә яңалыклар көтелә
Россиядә парковка өчен түләүне соңыннан – берничә көн узгач кына рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Транспорт министрлыгында бу җәһәттән закон проекты әзерлиләр, дип яза «ТАСС».
-
Җәмгыять
Киттек әле бәкегә... Кышын коенучыларга нәрсәләрне истә тотарга?
Без яланаяк кар өстенә басарга куркып торганда, алар кырык градус салкында су коена, бәкегә чума. Сүзнең «морж»лар турында барганын чамалагансыз инде. Ничек туңмыйлар да ничек авырмыйлар? Аларның җавабы бер: «Чамасын белгәндә, берни дә куркыныч түгел!»